ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй районы Имәнлебаш авылында күренекле мәгърифәтче, дин әһеле, табиб Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган чираттагы Ялчыгол укулары узды. Быел ул районда алтынчы мәртәбә оештырылды
Агымдагы елның 8 августында мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве узганда бердәм финанс ярдәме алуга бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының чираттагы утырышы узды. Субсидия алуга теләк белдерүчеләр эксперт советы әгъзаларына чәчтараш хезмәтләре күрсәтү, кием тегү һәм ремонтлау, ваклап сату эшчәнлекләре буенча бизнес планнарын презентацияләделәр.

7
август, 2018 ел
сишәмбе
Районыбызның “Восток” агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодай суктыруны тәмамладылар. Әлеге культура 4477 гектар мәйданда игелде, 17908 тонна ашлык суктырып алынды, уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итте.

6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйтүнә апа Нуриева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны  олуг юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде. Район башлыгы Зәйтүнә әбигә тыныч-имин көннәр теләп, Россия Федерациясе Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды. Юбилярны котларга шулай ук Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Айрат Ишмәтов, район мәдәният идарәсе каршында эшләүче автоклуб артистлары, балалары, оныклары, күршеләре җыелды. Бүгенге көндә ветеран тормышка сөенеп, шөкер итеп, кече кызы тәрбиясендә яши. Аның 7 оныгы, 14 оныкчыгы да үсеп килә.

4 августта Зәйнең «Энергия» стадионында ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә календарь уеннар узды.Анда Зәйнең «Барс» командасы белән Яшел Үзән футболчылары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча барслылар 3:2 исәбе белән җиңү яулады.
2-3 августта Җәлил бистәсендә кызлар һәм яшүсмерләр арасында гомуми физик әзерлек буенча Сарман районы башлыгы призына ярышлар узды. Безнең Симашев спорт мәктәбеннән үз яшь төркемнәрендә чаңгы-роллер буенча Алинә Вәлиуллина (тренеры С. Г. Насыйбуллина) - җиңүче, Илнур Әхүнҗанов (Г. И. Әхүнҗанов) – III, кросстан Альбина Вәлиәхмәтова (С. В. Колесов) - II, Ләйсән Әбдрәшитова (С. В. Колесов), Аркадий Петров (Р. М. Габидуллин) III урын алды.

3
август, 2018 ел
җомга

Зәй мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагерена чыкты. «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында профоконсультант Дарья Филиповская “Һөнәрләр дөньяcында” дип аталган чара үткәрде.

«Зәй шикәре» агрофирмасы районда икенчеләрдән булып көзге бодай суктыруны тәмамлады. Әлеге культура агрофирма бүлекчәләрендә 3137 гектар мәйданда игелде, авыл хезмәтчәннәре 12700 тонна икмәк суктырып алдылар, уртача уңыш гектарыннан 40,5 центнер тәшкил итте.
Район “Автоледи-2018” бәгесе бүген Зәй политехник көллияте мәйданчыгында узды. Машина йөртү осталыгында һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре буенча сынашырга 10 гүзәл зат теләк белдерде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстанның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International