Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә район җитәкчелегенең халык белән очрашулары башланды
2018 елның 14 августы, сишәмбе
Зәйдә район җитәкчелеге елына ике мәртәбә халык белән очрашып, социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре буенча хисап тота. Әлеге чара шәһәрдә яшәү урыны буенча очрашулар, авыл җирлекләрендә - халык җыеннары формасында уза. Беренче яртыеллык нәтиҗәләренә багышланган очрашуларның 1нчесе 4нче мәктәптә оештырылды. Бирегә шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр җыелды. Очрашуның төп өлеше башланганчы зәйлеләр үзләрен борчыган сораулар белән төрле хезмәтләр күрсәтүче предприятие-оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгат итү мөмкинлегенә ия булдылар. Очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасарлары Валерий Акатьев, Елена Недошивина, район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре Илнар Хафизов һәм Сергей Максимов, шәһәр Советы депутатлары катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов җыелган халыкны 2018 елның беренче яртысына социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Төп күрсәткечләр буенча уңай динамика саклана. Озатылган продукция күләме 16 миллиард 397 мең сум тәшкил итте. Бу узган елга карата 17 процентка күбрәк һәм республикада җиденче күрсәткеч. Район башлыгы шулай ук бюджетның керем өлеше тәэмин ителүен, кабул ителгән социаль йөкләмәләрнең тулысынча үтәлүен, икътисад структурасының үзгәрүенә карамастан, район өчен энергетика, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармакларының төп юнәлешләр булып калуын билгеләп үтте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов төзекләндерү эшләре буенча хисап тотты. Аның чыгышын “Уңайлы йорт” торак милекчеләре ширкәте рәисе Василий Абрамов һәм “Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе” ҖЧШ директоры Галина Камышова тулыландырды. “Роспотребнадзор”ның Зәй бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллин шәһәр-районда экологик хәл торышын бәян итте. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Айдар Фәсхетдинов халыкны телефон һәм интернет челтәре аша кабатланып торучы мошенниклык очраклары турында кисәтеп, уяулыкка чакырды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз