Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйдә урып- җыю эшләренең барышы белән танышты
2018 елның 10 августы, җомга
Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгының районга килүенең максаты – урып-җыю эшләре белән якыннан танышу. Президент район басуларын, урак барышын вертолеттан карап чыкканнан соң, “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсе арпа басуында оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашып, киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, инвестор Илшат Фәрдиев, республика фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, район башлыгы Разиф Кәримов, “Агрокөч” һәм “Агрокөч-Төркем” җитәкчелеге һәм белгечләре катнашты. Әлеге бүлекчәдә арпа – 1 мең, чөгендер – 700, кукуруз (орлыкка һәм силоска) 500 гектар мәйдан били. Киңәшмәнең биредә оештырылуы очраклы түгел, бу хуҗалыкта арпаның уңышы гектарыннан 48,7 центнер тәшкил итә. Шикәр чөгендеренең исә 350-400 грамм авырлыктагылары бар. Кукуруз басулары да сокланырлык: “Гитаго” сорты – силоска, “Краснодарский 194” сорты исә орлыкка дип игелгән. Президент арпа басуын карады, анда хезмәт куючы комбайнчылар, механизаторлар белән аралашты, туфрак әзерләүдә кулланыла торган яңа технологияләр белән танышты. Рөстәм Миңнеханов районда үсемлекчелек тармагындагы уңай үзгәрешләрне, җир эшкәртүгә фәнни яктан якын килеп эшләүне, яңа технологияләр гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, киләчәктә терлекчелек тармагында да күрсәткечләрнең арта баруына ышанычын белдерде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз