Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Зәй районында җир эшкәртү культурасының югары булуы билгеләп үтелде

2018 елның 14 августы, сишәмбе
Республикада урып- җыю эшләренең барышына багышланган брифинг бүген Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды. Журналистларны урак барышы белән ТР премьер- министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды. “Җир эшкәртүгә фәнни яктан якын килеп эшләүнең нәтиҗәсе, хәтта корылык шартларында да, – бөртекле культураларның гектарыннан 40 центнер уңыш”, -диде министр үз чыгышында. Зәй районы урып- җыю темплары буенча да республикада лидерлар рәтендә. 14 августка 20561 гектарда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданның 55%ы дигән сүз, 81216 тонна икмәк җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 39,5 центнер тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International