Универсаль мәйданчыкларны төзү дәүләт казнасына 310 млн. сумга төшәчәк. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2013 – 2017 нче елларда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Быел аларның саны 888 гә җитәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы инде 6 нчы ел эшләп килә. Зәйдә 2013- 2018 нче елларда барлыгы 20 мәйданчык сафка басты. Аларның өчесе авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт итә. Сәвәләй, Аксар, Чыбыклы авыллары балалары һәм яшьләренең буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар хәзер. Нәкъ менә шушындый шартларда спорт белән шөгыльләнеп үсү кеше тормышында хәлиткеч рольне уйный, балалар үзеннән- үзе сәламәт яшәү рәвешенә тартыла, яман гадәтләргә бирешми. Киләчәкләрен зур спорт белән бәйләүчеләр дә беренче чирканчыкны янәшәдәге объектларда шөгыльләнеп ала. Мәйданчыкларның өчесе (3нче, 1нче мәктәп биләмәләрендә һәм Чыбыклы авылында) әле быел гына сафка басты.