ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга китеп, дөньядагы башка диннәр кебек, кайсы милләт кешесе булуга, нинди дин тотуга карамастан, безгә хаклык, намуслылык, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәмләшеп яшәүгә нигезләнгән ислам традицияләрен искәртә. Мәккәгә хаҗ кылу изге гамәле тәмамланган бу көннәрдә бөтендөнья мөселманнары яхшы эшләр кылуга берләшә. Чиста уй-гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү күңелләрне сафландыра, бу бәйрәмгә үзгә мәгънә өсти. Корбан бәйрәме – ул якыннарны кайгырту һәм гаиләләрне берләштерү бәйрәме дә. Һәркемгә карата игътибарлы булу һәм чын күңелдән мәрхәмәтлелеккә омтылу әлеге якты бәйрәмнең төп нигезе булып тора. Изге Корбан бәйрәме сезгә алга таба районыбыз үсеше өчен кылынучы гамәлләрегезгә яңа көч өстәсен, барлык яңа башлангычларыгыз уңышлы булсын, күңелләрегезгә өмет чаткылары өстәсен, иртәгесе көнгә ышанычны ныгытсын.Чын күңелдән барчагызга ныклы сәламәтлек телим, тынычлык, җылылык, мәхәббәт һәр йортта булсын! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.


17
август, 2018 ел
җомга
Агымдагы елның 17 августында “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе базасында “Гарантия бирүче сөйләшү” чарасы узды. Р. Ф. Бәдретдинов шәхси предприятиесе (“Носорог” кафесы) вәкиле мәшгульлек үзәгендә сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар категориясендә исәптә торучы вакантлы урынга кандидат белән очрашты.
Бүген “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе Әхмәт товарлыклы- сөтчелек комплексында Зәй муниципаль районы агрофирмаларының 2018 нче елның 7 аена терлекчелек нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 25 июльдә старт бирелгән иде. Яшьләр эшләре идарәсе балаларга мәктәп әсбаплары, өс һәм аяк киемнәре җыю буенча күп кенә чаралар үткәреп, мохтаҗларга тарату өчен шактый гына уку кирәк-яраклары, аяк, өс киемнәре туплауга иреште.

16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, урыннарга чыгып, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышы белән танышып кайтты.
21 нче август көнне Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе- Корбан гаете билгеләп үтеләчәк.
Бүген Зәй мәшгульлек үзәгендә гадәттән тыш хәлләр вакытында янгын чыккан очракта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту максатында уку - тренировка уздырылды.
15 август көнне район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев 6нчы мәктәптә Яңа шәһәрдә һәм 4 нче микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Анда ул җыелган халыкны 2018 елның 1 яртыеллыгына районның социаль- икътисади үсеш күрсәткечләре, шәһәр һәм районда муниципаль һәм республика программалары буенча башкарылучы эшләр белән таныштырды.
Районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. 15 август көнне район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев Гүлкин авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина Төги җирлегендә җыелыш үткәрде.

15
август, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Карамалы аучылык хуҗалыгында “Мәрхәмәтлелек көне” хәйрия акциясе узды. Инде 8 ел рәттән хуҗалык җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештыра. Катнашучыларның саны да артканнан- арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International