Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
11 августта зәйлеләр Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр
2018 елның 13 августы, дүшәмбе
“Энергия” стадионында оештырылган зур спорт бәйрәмендә предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде. -Россиядә, Татарстанда физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Соңгы елда гына да илебездә илкүләм дәрәҗәдәге ярышларның узуы моны дәлилли. Зәй Кама аръягы шәһәрләре арасында спорт үсеше буенча аерым урын тота. Бездә теләгән кешегә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Барыгызны да Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм, сәламәт булыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, - диде ул чыгышында. Чыннан да, Зәйне сәламәт яшәү рәвешен алгы планга куйган физкультурачылар шәһәре дияргә нигез бар. Шәһәр-районыбызда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр 22490 кеше тәшкил итә. Бу – зәйлеләрнең 43,8 проценты. Балалар-яшүсмерләр клубларында спортның төрле төрләре белән 2000нән артык бала шөгыльләнә. Районда 193 спорт корылмасы исәпләнә. Алар –йөзү бассейны, ясалма материал белән ябылган футбол кырлы стадион, боз сарае, хоккей мәйданчыклары, спорт заллары.Универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында 2013-2018 елларда шәһәр-район биләмәсендә 20 спорт мәйданчыгы төзелде, шуның 3се – авыл җирлекләрендә (Сәвәләй, Аксар, Чыбыклы). Районыбыз спортчылары республика һәм Россия күләмендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Быел ел башыннан алар тарафыннан төрле дәрәҗә ярышларда 64 - алтын, 48 - көмеш һәм 68 - бронза медаль яуланды. Зур җиңүләргә ирешкән кайбер спортчыларыбызның исемнәрен атау урынлы булыр. Алар – 2018 ел кышкы Олимпия уеннарының бронза призеры Анна Нечаевская, яшь хоккейчыларның “Алтын алка” клубы призына үткәрелгән республика финал ярышларында җиңү яулаган “Яшьлек-2007” хоккей командасы, җиңел атлетика буенча яшүсмерләр арасында узган Россия беренчелеге бронза призеры Кирилл Герасимов, көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе Альберт Сәхабиев һәм билбау көрәше буенча Россия беренчелегендә җиңү яулаган Ольга Романова. Тантанада районыбызда физик культура һәм сортны үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең баш белгече Наталья Сапаева, “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Салихов, “Барс” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренер-укытучылары Гөлгаз Абдуллина һәм Елена Ибатуллинага “Физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе тапшырылды. “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренер-укытучысы Илнур Хуҗин, “Барс” балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбенең кадрлар буенча инспекторы Валентина Бушуева Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Мактау грамотасына ия булды. Спорт ветераннары Валерий Иванов һәм Николай Лебедевка Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Рәхмәт хаты, районыбызны да физик культура һәм спортны үстерүдәге уңышлары өчен бертөркем тренерлар һәм спортчыларга район башлыгы Мактау грамоталары һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңгы берничә елда безнең тормышка ГТО комплексы нормативларын тапшыру әйләнеп кайтты. Ел дәвамындә бу юнәлештә максатчан эшл алып барыла. Спорт бәйрәмендә Павел Конюхов, Наилә Сөләйманова, Анатолий Гущин, Волковлар һәм Лариннар гаиләләренә ГТОның алтын билгеләре тапшырылды. Бу көнне стадионда футбол, пляж волейболы, шахмат, шашка, баскетбол, җиңел атлетика, мини футбол һәм башка төр ярышлар узды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз