ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

6 нчы октябрьдә спорт-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Классик стильдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү узды: 57 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Ибатуллин Илфак (Башкортстан Республикасы), 2 урын – Абрамов Алексей (Татарстан Республикасы), 3 урын – Гарипов Риназ (Татарстан Республикасы), 3 урын – Исхаков Ришат (Татарстан Республикасы). 62 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Закиров Илнар (Татарстан Республикасы), 2 урын – Яхъяев Сос-Хаджи (Мәскәү), 3 урын – Чвик Шамил (Татарстан Республикасы), 3 урын – Шабиев Рәзил (Башкортстан Республикасы). 68 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Фәләхов Ислам (Татарстан Республикасы), 2 урын – Җиһаншин Эмиль (Татарстан Республикасы), 3 урын – Зәйнәшев Равил (Татарстан Республикасы), 3 урын – Болатчиев Шамил (Карачаево-Черкесия Республикасы), 75 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Зөлкәрнәев Артур (Башкортстан Республикасы),2 урын – Садыйков Линар (Татарстан Республикасы), 3 урын – Шидаков Рәсул (Карачаево-Черкесия Республикасы), 3 урын – Сакиев Ибраһим (РСО Алания). 82 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Кәлимуллин Ренас (Татарстан Республикасы), 2 урын – Строганов Евгений (Мордовия), 3 урын – Такарлыков Егор (Липецк өлкәсе), 3 урын – Волобуев Игорь, (Төмән өлкәсе). 90 кг. авырлык үлчәмендә: 1 урын – Сокуров Артур (Кабардино-Балкария Республикасы), 2 урын – Мөхәммәтҗанов Наил (Башкортстан Республикасы), 3 урын – Әхмәтшин Ренат (Татарстан Республикасы), 3 урын – Мусин Булат (Татарстан Республикасы). 100 кг. авырлык үлчәмендә 1 урын – Хәмитов Илдар (Татарстан Республикасы), 2 урын – Сыртаев Айнур (Башкортстан Республикасы), 3 урын – Нургалиев Рәил (Татарстан Республикасы), 3 урын– Хубулов Георгий (РСО Алания). 100 кг. нан артык авырлык үлчәмендә: 1 урын – Фәйзуллин Фәрхәт (Татарстан Республикасы), 2 урын– Гиләҗетдинов Рәнис (Татарстан Республикасы),3 урын – Сафин Әскәр (Петербург шәһәре), 3 урын – Газизуллин Ильяс (Ульяновск өлкәсе).


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

6 октябрь көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында күпләп агач утырту акциясе үткәрелде. Бүген Зәй муниципаль районында агач утырту юлүткәргеч янындагы территориядә узды. Акциядә муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов,  район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр һәм район депутатлары, шәһәр, район  Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты. Зәйдә әлеге табигать саклау акциясе барышында 40 тан артык күркәм чыршы утыртылды. «Урман утырту көне» акциясе Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән көзге чорда экологик хәлне тагын да яхшырту, халыкта урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү мәсьәләләренә җәлеп итү һәм яңа урман массивлары булдыру максатыннан үткәрелә.

5 нче октябрьдә Зәйнең спорт сәламәтләндерү үзәгендә билбау көрәше буенча Россия чемпионатында җиңүчеләрне тантаналы төстә котладылар(ирекле стиль). Хатын – кызлар арасында 52 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Елисеева Камилә (Башкортостан Республикасы), 2 урын – Нуретдинова Регина (Татарстан Республикасы), 3 урын –  Бетеева Бэла (Алания РСО), 3 урын-Макарова Ирина (Мәскәү); 58 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Репина Анастасия (Мәскәү), 2 урын – Маликиева Виктория (РСО Алания), 3 урын – Газина Адилә (Липецк), 3 урын – Индерчиева Йолдыз (Башкортостан Республикасы); 66 кг авырлык категориясе 1 урын – Габуева Фатыйма (РСО Алания), 2 урын – Гацайниева Марина (Липецк), 3 урын – Гиниатуллина Алсу (Башкортостан Республикасы), 3 урын – Кабисова Марианна (РСО Алания); 76 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Гизатуллина Динә (Чиләбе өлкәсе), 2 урын – Бусова Екатерина (Татарстан Республикасы), 3 урын – Чернева Татьяна (Волгоград өлкәсе), 3 урын – Харитонова Анастасия (Хакасия Республикасы). 76 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Салихова Регина (Татарстан Республикасы), 2 урын – Зырянова Татьяна (Хакасия Республикасы), 3 урын – Садыйкова Римма (Татарстан Республикасы), 3 урын – Растоскуева Юлия (Мәскәү). Ир-атлар арасында 57 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Латыйпов Тимур (Татарстан Республикасы), 2 урын – Хәсәншин Ринир (Башкортостан Республикасы), 3 урын – Неиев Адам (Чечня Республикасы), 3 урын – Закиров Марсель (Башкортостан Республикасы); 62 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Сөләйманов Габдеҗәлил (Татарстан Республикасы), 2 урын – Чемидов Дольган (Калмык республикасы), 3 урын-Лайпанов Ислам (Карачай – Черкес Республикасы), 3 урын-Җиһаншин Динар (Липецк). 68 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Керефов Тамирлан (Мәскәү), 2 урын – Кәримуллин Динар (Татарстан Республикасы), 3 урын – Байков Денис (Ульяновск өлкәсе), 3 урын – Чотчаев Къанамат (Карачай-Черкес Республикасы). 75 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Татаркулов Азамат (Карачай-Черкес Республикасы - Калмыкия Республикасы), 2 урын – Тоторкулов Алибек (Карачай-Черкес Республикасы - Калмыкия Республикасы), 3 урын – Рәхмәтуллин Альберт  – (ХМАО-Югра); 82 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Низаметдинов Эмиль (Мәскәү), 2 урын – Хәйретдинов Камил (Мәскәү), 3 урын – Деккушев Къанамат (Карачай-Черкес Республикасы - Калмыкия Республикасы), 3 урын – Йосыфов Дамир (Түбән Новгород өлкәсе). 90 кг авырлык категориясендә: 1 урын – Миңнулин Хәмит (Башкортстан Республикасы), 2 урын – Галимов Илнар (Татарстан Республикасы), 3 урын – Муссалаев Арсен (Карачай-Черкес Республикасы), 3 урын – Маслов Никита (Мәскәү). 100 кг авырлык категориясендә: 1 урын-Эфендиев Рәсүл (Кабарда – Балкар Республикасы), 2 урын – Усманов Марат (Мәскәү), 3 урын – Мөхәммәтҗанов Рамазан (Татарстан Республикасы), 3 урын – Биләлетдинов Илдар (Мәскәү). 100 кг. дан артык авырлык категориясендә: 1 урын – Арсланов Рөстәм (Башкортостан Республикасы), 2 урын-Насостов Мурзабек (Кабарда – Балкар Республикасы), 3 урын – Хинчагов Тораз ( РСО Алания), 3 урын-Салахов Радик (Татарстан Республикасы) җиңүче булдылар.


5
октябрь, 2018 ел
җомга
Бүген “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан дәүләт, башкарма һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, өлкән буын вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р.К.Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов, мәгариф идарәсе җитәкчесе С.А.Кузнецов котлады. Зәй районының иң яхшы педагогик хезмәткәрләре Зәй муниципаль районы башлыгының, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Педагогларны шәһәр һәм районның иҗат коллективлары да котлады. «Мирас» халык вокаль-хореография ансамбле, «Азаль» вокаль-хореография ансамбле, «Каприз» һәм «Легенда» хореография коллективлары укытучыларга үзләренең иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасы программасына шулай ук шоу-балет, саксофонист, 7нче мәктәп хореография коллективлары чыгышлары да кертелгән иде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 октябрьгә шикәр чөгендере 6900 га мәйданда җыелган, бу планның 75% ы дигән сүз. Уртача уңыш гектарыннан 425 центнер тәшкил итә. Район басуларыннан барлыгы 293250 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Шулай ук район агрофирмаларында силос өчен кукуруз җыю дәвам итә. Бу эшкә барлыгы 5 азык әзерләү комплексы җәлеп ителгән.
4 нче октябрьдән 6сына кадәр Буада муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары уза. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Татарстанның башка шәһәр һәм муниципаль районнарыннан 120ләп спортчы катнаша. Ярышларда катнашучылар арасында Зәй районы муниципаль хезмәткәрләре дә бар. Бүген безнең команда бөгелмәлеләр белән очрашты, уен безнең команда файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды. Иртәгә Зәй командасына Баулы районы муниципаль хезмәткәрләре командасы белән көч сынашырга туры киләчәк. Уңышлар телибез!
Россия һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 5 октябрьдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә 3нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.
Бүген Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты ачылды. Ярышларда Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән 245 көрәшче, шул исәптән Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керүче 8 атаклы Зәй спортчысы катнаша.
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез –Укытучылар көне белән котлыйм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International