Зәй районы кырларында шикәр чөгендере һәм кукуруз җыю дәвам итә

2018 елның 5 октябре, җомга
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 октябрьгә шикәр чөгендере 6900 га мәйданда җыелган, бу планның 75% ы дигән сүз. Уртача уңыш гектарыннан 425 центнер тәшкил итә. Район басуларыннан барлыгы 293250 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Шулай ук район агрофирмаларында силос өчен кукуруз җыю дәвам итә. Бу эшкә барлыгы 5 азык әзерләү комплексы җәлеп ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International