Хөрмәтле укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез –Укытучылар көне белән котлыйм. Укытучы һөнәре – җир йөзендә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем биреп, аларда иң яхшы сыйфатларны, иҗади кешеләр тәрбиялисез, аларны хезмәткә өйрәтәсез. Ә бу илебез һәм республикабызда икътисадта модернизацияләү процессы көчле үсеш алган, мәгълүмати технологияләр актив рәвештә керә барган бүгенге көндә аеруча мөһим. Яңа заманча белем алу, фәндә иң алдынгы казанышларга нигезләнгән яңа идеяләр чорында яшибез. Уку материалы белән бергә Сез укучыларыгызга әдәп-әхлак нигезләрен төшендерәсез, аларда туган җиргә мәхәббәт тәрбиялисез. Укытучы һөнәре гомер-гомергә абруйлы, мактаулы һөнәрләрдән саналды. Кеше бу тормышта нинди генә бөеклекләргә ирешсә дә, шәхес булып формалашуында аның остазлары – укытучылары мөһим роль уйный. Хөрмәтле укытучылар! Сезгә үз һөнәрегезгә тугры булып калганыгыз, укучыларыгызга көн саен бүләк иткән күңел җылыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Педагогик хезмәт ветераннарына яшь буынны тәрбияләүдә һәм район мәгариф системасы үсешенә керткән бәһаләп бетергесез өлешләре өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, гаиләләрегездә иминлек һәм җиңел булмаган хезмәтегездә иҗади уңышлар телим.