10 октябрьдә Ялчыгол скверында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 3нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары белән «юл хәрәкәте кагыйдәләре иленә сәяхәт" ясадылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр, викторина сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр, «Светофор», «Пассажирлар», «Паровоз»уеннары уйнадылар. ЮХИДИ инспекторы балаларга җәяүле һәм велосипедчылар өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, автокресло турында сөйләде, ә балалар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әлеге чара барышында скверда балалар өчен күңелле музыка яңгырады, ә үтеп баручылар аларның шат йөзләренә карап елмайдылар.
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аппарат киңәшмәсе башында район башлыгы озак еллар намуслы хезмәте өчен, район Финанс-бюджет палатасының керемнәрне фаразлау бүлеге әйдәп баручы белгече Н.Н. Гыйззәтуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Көн тәртибе буенча райондагы оператив хәлләр, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ нең 2018 елның 8 ае һәм Башкарма комитетның архив бүлеге эш нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук бүгенге көндә иң мөһим саналган һәм район башлыгы контролендә булган райондагы экологик хәл, диспансерлаштыру һәм гриппка каршы вакцинацияләр үткәрү, Төги-Гүлкин юлын реконструкцияләү мәсьәләләре ассызыкланды. Киңәшмәгә район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.