Зәйлеләр "Урман атнасы" акциясендә катнашты

2018 елның 6 октябре, шимбә

6 октябрь көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында күпләп агач утырту акциясе үткәрелде. Бүген Зәй муниципаль районында агач утырту юлүткәргеч янындагы территориядә узды. Акциядә муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр һәм район депутатлары, шәһәр, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты. Зәйдә әлеге табигать саклау акциясе барышында 40 тан артык күркәм чыршы утыртылды. «Урман утырту көне» акциясе Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән көзге чорда экологик хәлне тагын да яхшырту, халыкта урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм үрчетү мәсьәләләренә җәлеп итү һәм яңа урман массивлары булдыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International