Россия һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышлана

2018 елның 5 октябре, җомга
Россия һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 5 октябрьдә Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә 3нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Укучыларга архивның нәрсә икәнлеге, аның функцияләре, нинди документлар саклануы турында сөйләделәр, күргәзмәгә куелган Зәй шәһәре тарихы белән бәйле документлар белән таныштырдылар. Укучылар үзләре дә шәһәр турында яхшы белемгә ия булуларын күрсәттеләр. Шулай ук архив хезмәткәрләре укучыларга ЭЛАР сканерның ничек эшләве турында сөйләделәр, документларны махсус җиһаз ярдәмендә төпләп һәм тышлап күрсәттеләр. Экскурсия архив саклагычында тәмамланды, анда документларны саклауның заманча системасы, ә атап әйткәндә күчмә мобиль стеллажлар турында сөйләнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International