ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй муниципаль районында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия утырышы булып узды.
13 мартта “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Ярминкәләр вакансиясе” узды. Анда өч оешма - “КАМАЗ” ААҖ Тимер заводы, “КАМАЗ” ААҖ Кою заводы, “АЛНАС” ҖЧШ вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сугару мәсьәләләре турында фикер алышты.

14
март, 2020 ел
шимбә
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде. Анда «Зәй» Агросәнәгать паркының 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга перспектив үсеш планнары каралды.

13
март, 2020 ел
җомга

Бүген күренекле якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашевның туган көне. Шул уңайдан шәһәр һәм районда аның истәлегенә багышланган чаралар узды.

Бүген Түбән Камада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинары узды. Ул Татарстанның 12 районыннан биш йөзгә якын катнашучыны җыйды. Кунаклар арасында район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә 28 кешедән торган Зәй делегациясе дә бар иде.
Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Попова Галина Григорьевнага адреслы ярдәм күрсәттеләр.
2020 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннарны өйләренә барып котлады.

12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген тантаналы шартларда Зәй район үзәк хастаханәсе ветераннары Е.М.Филлипова, М.Р. Новокупова, Ю.И.Прощаева, А.В.Диганова, Т.И.Михайловага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырдылар.
14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International