Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре полиция лейтенанты Роман Ярцев һәм полиция лейтенанты Михаил Кузьмин 2019 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында иң яхшы экипаж дип танылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде.