Зәйдә ветераннар белән очрашу дәвам итә

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре ветераннарны өйләренә барып котлады. Бу чарада "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты. Балалар ветераннарны котлап аларга үз куллары белән ясалган открыткаларны тапшырдылар, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм җавапларны  игътибар белән тыңладылар. Тыл хезмәтчәннәре аларны онытмаулары, искә алып килүләре, кайгыртулары өчен  балаларга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Балалар исә ветераннарга бүгенге тыныч тормыш өчен  рәхмәтләрен  белдерделәр, аларга нык сәламәтлек, озын гомер, рухи күтәренкелек теләделәр. Районда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән бергә өлкәннәрне өйләренә барып котлау алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International