Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераны Попова Галина Григорьевнага адреслы ярдәм күрсәттеләр. Районада мондый акция инде традициягә әверелде. Аның максаты-сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү, яшь буында патриотизм хисе, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Әлеге социаль акция вакытында ветераннарга хуҗалык, фатирларны җыештыру, йорт янындагы карны чистарту, азык-төлек һәм дарулар сатып алу буенча ярдәм күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Григорьевна ярдәм итәргә килүчеләрне шатланып кабул итте, белгечләр ветеранга туган көне белән котлап кечкенә генә бүләктә тапшырдылар.