ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында яшәүчеләр өчен видеоконференция элемтә режимында шәхси кабул итү үткәрә.

11
март, 2020 ел
чәршәмбе
11 март көнне спорт-сәламәтләндерү комплексында «Зәй» спорт мәктәбенең 20 еллыгына багышланган чара узды.

Бүген хакимиятнең зур залында ТР Урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров катнашында «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективларының 2019 ел нәтиҗәләре буенча җыелышы булды.

11 нче мартта хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Кереш сүз белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов чыгыш ясады.
11 март көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы рәислегендә өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының илле дүртенче утырышы һәм өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының кырык алтынчы утырышы узды.

10
март, 2020 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында мәктәп укучыларының фәннәр кече академиясен үстерү концепциясе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.
10 мартта хакимиятнең зур залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссияләре утырышы булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
2020 елның 13 мартында Зәй муниципаль районында танылган якташыбыз - Совет чаңгычысы, Олимпия чемпионы (1972), дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры (1970) Федор Петрович Симашев истәлегенә багышланган чаралар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International