Зәй район үзәк хастаханәсе ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы " юбилей медальләрен тапшырдылар»

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген тантаналы шартларда Зәй район үзәк хастаханәсе ветераннары Е.М.Филлипова, М.Р. Новокупова, Ю.И.Прощаева, А.В.Диганова, Т.И.Михайловага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырдылар. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән, хөрмәтле ветеран-медикларны район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев котлады һәм аларга хезмәт батырлыклары өчен мактаулы юбилей бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы алга таба да дәвам итә. Бүгенге көндә Зәй районы ветераннарына 515 медаль тапшырылды инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International