ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.
Заводта вирус йогышын профилактикалау өчен тулы күләмдә чаралар күрелгән. Предприятие җитәкчелеге коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык мөмкин булган чараларны да үти.

25
март, 2020 ел
чәршәмбе
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
2018 ел ахырында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хөкүмәт алдына 2024 елга кадәр ирешергә тиешле максатларны куйган Указны имзалады.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

24
март, 2020 ел
сишәмбе
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде.

Бүген «Нива» ҖЧҖ, «Баграж», «Нива» җитештерү комплекслары тракторларына һәм тагылма агрегатларына техник карау уздырылды. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, «Агрокөч» АҖ инженер хезмәте, бүлекчәләрнең белгечләре катнашты.

21 гасырда иң кыйммәтле ресурс-ул вакыт! ФАСТТРЕК.РФ - Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен махсус эшләнгән онлайн-мәйданчык.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.
Зәйдә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктларын һәм коронавирус чорына табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратларын китерү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоннары эше оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International