Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышында Марат Җәббаров Татарстандагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде
2020 елның 25 марты, чәршәмбе
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, гомумән алганда, Россия Федерациясенең азык-төлек базарында хәлләр тотрыклы, складларда һәм бүлү үзәкләрендә продукциягә кытлык күзәтелми. Министр, сәүдә челтәрләренең һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының белешмәләре буенча, узган атнада кайбер төбәкләрдә озак саклана торган кайбер товарларга, мәсәлән, ярмага, макарон әйберләренә, ит һәм балык консерваларына, тоз һәм шикәргә ихтыяҗ гадәттәгедән югарырак булуын билгеләп үтте. Әмма бу атна башында мондый омтылыш кимеде, диде ул. «Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, азык-төлек товарларына ихтыяҗ артуны исәпкә алып, логистиканы оптимизацияләү буенча эшне дәвам итә. Төбәкләрдә бу мәсьәләгә шулай ук аерым игътибар бирелә, дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев. Татарстанда агымдагы хәлләр турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров мәгълүмат бирде. Ул хәбәр иткәнчә, республикада ике айлык запас продукция бар. «Чимал буенча да, әзер продукция буенча да кытлык юк. Сәүдә челтәрләре белешмәләре буенча, сәүдә ыгы-зыгысы узган атнага туры килде. Халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 21 мартта Казанда агросәнәгать паркы территориясендә ярминкә үткәрелде, анда кирәкле барлык продукция китерелде, шул исәптән халык ихтыяҗы зур булган ярма, макарон әйберләре, ит, консервлар (тушенка), он, шикәр комы. Продукциягә ажиотаж күзәтелмәде. Мәсәлән, китерелгән 10 тонна карабодай ярмасыннан нибары 2 тонна гына сатылды. Шуңа да карамастан, вәзгыять көчәйтелгән контроль астында һәм аңа көндәлек анализ ясала», – дип билгеләп үтте вице-премьер. Бәяләр вәзгыятенә килгәндә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, хәзерге вакытта бәяләрнең кискен артуы күзәтелми, әмма көчәйтелгән контроль һәм вәзгыятьне анализлау дәвам итәргә тиеш, диде. Министр АПКның төбәк органнары җитәкчеләренә, бәяләр артуы күзәтелә башласа, аларның сәбәпләрен кичекмәстән аналазларга кушты. Дмитрий Патрушев шулай ук азык-төлек базарындагы вәзгыять һәм барлык дәрәҗәләрдә аның контрольдә булуы турында гражданнарга объектив һәм вакытында мәгълүмат бирелергә тиешлеге турында искәртте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз