ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2020 ел
шимбә
Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышының алга таба таралуын кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» карары кабул ителде.
Хөрмәтле Зәй муниципаль районы халкы! Яңа коронавирус йогышы таралу ихтималын булдырмау максатыннан 30 марттан 3 апрельгә кадәр район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итүне вакытлыча язма рәвештә башкарырга дигән карар кабул ителде.

27
март, 2020 ел
җомга
2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Зәй муниципаль районының 30 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе штат режимында эшләячәк.

Яшьләр эшләре буенча идарә волонтерлары эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр  7-07-66 телефоны аша һәм  ял көннәрсез 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр 2-82-19 телефоны аша мөрәҗәгать итүче ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итәчәкләр.

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча, әзер документлар бирү буенча гына эшләячәк.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы саклап калынган хәлдә, 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр ял көннәре дип игълан ителә. Илдә коронавирус инфекциясенең киң таралуын булдырмас өчен, халыкка бу атнаны өйдә торырга киңәш ителә.
Эпидемиологик хәлнең начараюы һәм яңа коронавирус йогышын (COVID-2019) тарату буенча чаралар күрү зарурилыгы сәбәпле, гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча язма рәвештә гамәлгә ашырыла: Роспотребнадзор территориаль бүлеге идарәсе электрон адресына rpn.zainsk@tatar.ru яки 3-31-01 телефоны аша, «Гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБССОның электрон адресына fguz.zainsk@tatar.ru яки 7-22-75 телефоны аша җибәрергә мөмкин.

26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән "ТАССРның 100 еллыгы" республика онлайн-тесты белем бирү проекты тормышка ашырыла.
Зәй районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Фатыйхов мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 54 кеше үз-үзләрен изоляцияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International