Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан экспортчылары продукцияне транспортировкалауга һәм сертификацияләүгә ташламалы кредитлар һәм башка дәүләт чараларын алырга мөмкин
2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды. Семинар кысаларында экспортчылар өчен гамәлдәге ярдәм чараларын карадылар, шундыйлар арасында: ташламалы кредитлау, транспорт чыгымнарын һәм продукцияне сертификацияләүгә чыгымнарны субсидияләү, шулай ук майлы культураларның аерым төрләрен җитештерүне кызыксындыру чаралары. Роман Черкушов бер заемчыга кыска сроклы кредит күләмендәге чикләүләр буенча яңа кагыйдәләр кертелүе (элек ул 600 млн.сумнан артык түгел иде) һәм сатып алу өчен максатчан юнәлешләр исемлегенең киңәйтелүе турында сөйләде. Моңа шротлар (сыгынтылар, лузга), үсемлек майлары җитештерү өчен майлы культуралар, җиләк-җимеш, яшелчә җитештерү, консервацияләнгән җиләк продукциясе һәм кондитер әйберләре җитештерү өчен кыргый үсемлекләр, шикәр чөгендере, шикәр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары керә. Инвестиция кредиты буенча максатчан юнәлешләр исемлеге дә киңәйтелде. Ташламалы кредит буенча ставка 4,6% тәшкил итә. Семинар барышында шулай ук 2020 елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан яңа дәүләт чараларының каралуы турында игълан иттеләр. Субсидияләрне соя һәм рапс кебек майлы культуралар җитештерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алачак. Моның өчен куелган таләпләр арасында – Конкрет төбәк буенча дәүләт ресстрына кертелгән орлыкларны яисә гибридларны куллану һәм билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү. Продукцияне сертификацияләүгә: тотылган чыгымнарның 50дән алып 90%ына кадәр субсидия бирелә, транспорт чыгымнары өчен – Россия Федерациясе территориясе буйлап йөк ташу чыгымнарының 50%ы күләмендә. Актив сөйләшү форматында Министрлык белгечләре Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән экспортны тоткарлаучы факторлар турында сөйләштеләр, шундыйлардан: түләүләрне кичектерү һәм аларны ала алмау куркынычы, НДСны кайтармау, транспортның юлда тик тору очраклары һәм шуңа бәйле чыгымнар һ.б.лар. Тәкъдимнәрнең берсе – экспорт алыш-бирешләрен иминләштерү булды. Наил Залаков Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә экспорт мәсьәләләрендә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер булу турында хәбәр итте. «Татарстан продукциясен яңа базарларга чыгару Россия авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә өстенлекле юнәлеш булып кала. Моннан тыш, бүген экспорт бәяләре бик кызыктыргыч», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы потенциаль экспортчыларга түбәндәге мәгълүматны бирә: экспортка дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча (843)221-76-23, 8-903-343-9999, 8-987-296-3939 телефоннары буенча консультация алырга мөмкин.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз