Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 36 кредит бирелде
2020 елның 24 марты, сишәмбе
Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады. Шуны искәртеп узабыз, 2020 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча яңа дәүләт программасының төп инструментларының берсе буларак, ташламалы авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда Омск, Оренбург, Амур һәм Калининград өлкәләре, Алтай крае, Марий Эл һәм Татарстан республикалары халкы беренчеләрдән булып катнаштылар. Ташламалы ипотека механизмы авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру авыл халкының зур шәһәрләргә китүен киметүгә, шәһәр халкын аграр секторга җәлеп итүгә, гомумән, авылда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелә. Кредит еллык 3%лы ставка белән бирелә (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7%). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредит акчаларына йорт салырга, фатир алырга, авыл җирлегендә җир кишәрлеге сатып алырга мөмкин. Ипотеканы Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә). Мәсьәлән, авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территориясендә булырга тиеш. Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 05.03.2020 № 48/2-пр Боерыгы белән расланды. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә, боларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар кертелде). Ташламалы ипотека кредиты белән беррәттән авыл кешеләре торак йортларны ремонтлауга һәм инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә 5 елга кадәр 5% ка кадәрге ставка белән 250 мең сумга кадәр кулланучылар кредиты алырга да мөмкин. Моның белән өйгә газ яисә су кертергә мөмкин. Моннан тыш, авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарга эш бирүче тарафыннан торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелешен субсидияләү дә карала.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз