ФАСТТРЕК.РФ - Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен махсус эшләнгән онлайн-мәйданчык

2020 елның 24 марты, сишәмбе

21 гасырда иң кыйммәтле ресурс-ул вакыт! ФАСТТРЕК.РФ - Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес өчен махсус эшләнгән онлайн-мәйданчык. Портал ярдәмендә һәр эшмәкәрнең «Бердәм тәрәзә» форматы аша ярдәм чараларына тиз арада керү мөмкинлеге булачак. Барлык документлар пакетын һәм гаризаны электрон форматта ФАСТТРЕК.РФ сайтында җибәрергә ярый. Бу эшне кабул итүгә алдан язылмыйча, чират тормыйча, бергә-бер очрашмыйча гына да башкарырга мөмкин булачак. Портал ярдәмендә, ярдәм итү чараларын алу 2 тапкыр тизрәк булачак, ә гаризаны онлайн режимда шәхси кабинетта карап булачак. Россия өчен уникаль булган бу инструмент, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан, «Бердәм тәрәзә» форматы аша финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларына бизнесның үтеп керүен гадиләштерү өчен, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. ФАСТТРЕК.РФ - ул сезнең вакытыгызны бәяли торган продукт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International