Зәй районы аграрийлары язгы кыр эшләренә әзер

2020 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген «Нива» ҖЧҖ, «Баграж», «Нива» җитештерү комплекслары тракторларына һәм тагылма агрегатларына техник карау уздырылды. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы, «Агрокөч» АҖ инженер хезмәте, бүлекчәләрнең белгечләре катнашты. Техникаларның төзеклеген карауны «Нива» ҖЧҖ еннән башладылар, анда язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техниканың әзерлеге 100 % дип билгеләнде. Бүгенге көндә биредә барлык тракторларга да техник карау уздырылган, чәчү кампаниясе чорында эшләячәк тукландыру, тырмалау, чәчү агрегатлары, культиваторлар, каток агрегатлары тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән. Механизаторларга куркынычсызлык техникасын үтәүнең мөһимлеге һәм матди кызыксындыру чаралары турында аңлатылган. 2020 елга бөртекле сабан культуралары барлыгы 39,8 мең га. мәйданда чәчеләчәк, анда 14,3 мең га. - көзге, 17 мең га. - арпа, 6,6 мең га.- сабан бодае, 1,858 мең га.- ашлык кукурузы чәчеләчәк. Техник культуралар 15 мең гектардан артык мәйдан биләячәк, шуның 9,1 мең гектары - шикәр чөгендере, 2 мең гектары - көнбагыш, 3,2 мең гектары - рапс, 0,9 мең гектары - орлыкка горчица, азык культуралары -13 мең га. тәшкил итә.(2019 елда - 14,6 мең га.). Механизаторлар чәчү кампаниясенең башлануын түземсезлек белән көтәләр. Алар арасында Challenger MT 865 тракторында эшләүче Михаил Спиридонов та бар. 20 ел комбайнчы булып эшләгәннән соң, 6 ел рәттән ул тракторда туңга сөрелгән җирләрне тырмалау, шикәр чөгендере, бодай культурасы үстереләчәк җирләрне алдан эшкәртү, туфракны көзгә эзерләү кебек эшләрне башкара. Механизатор үз эшен барлык агротехник таләпләрне дә исәпкә алып намус белән башкара, җиргә һәм техникага мәхәббәтне анда әтисе Николай Михайлович тәрбияләгән. Шушы көннәрдә «Зәй шикәре» һәм «Зәй» агрофирмалары тракторлары һәм тагылма агрегатларына техник карау уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International