2018 ел ахырында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хөкүмәт алдына 2024 елга кадәр ирешергә тиешле максатларны куйган Указны имзалады. Моның өчен илнең социаль-икътисади үсешенең 12 юнәлеше буенча милли проектлар эшләнде. Аларның төп максаты - халыкның тормыш сыйфатын күтәрү. 2019 елда Зәй муниципаль районында милли проектлар кысаларында 50 урынга исәпләнгән Бура-Кирта авылында күпфункцияле үзәк төзелде, 1700 метр озынлыкта Яр Чаллы - Зәй – Әлмәт автомобиль юлы төзекләндерелде, Зәй сусаклагычы яр буен төзекләндерү эшләре башкарылды. «Энергия» стадионында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына әзерлек өчен спорт-технологик җиһаз урнаштырылды. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны шәһәрнең медицина оешмаларына илтеп җиткерү өчен, Лагус автомобиле сатып алынды. Үзмәшгульләрне теркәү буенча системалы эш алып барыла. 2020 елның 1 гыйнварына Зәй районында 810 үзмәшгуль граждан теркәлгән. 2020 елда районда 6 милли проект гамәлгә ашырылачак: «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «Экология», «Мәгариф», «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады», «Торак һәм шәһәр мохите», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм».