ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе
Зәй муниципаль районы территориясен тиешле санитар халәткә китерү, язгы-көзге чорда шәһәр һәм авыл торак пунктлары территорияләренең экологик торышын яхшырту, урамнарны, торак фондның ишегалды территорияләрен, скверларны һәм паркларны төзекләндерү, аларны халыкның санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерү максатыннан, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты 2020 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр һәм 2020 елның 1 сентябреннән 31 октябренә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан итә.

23
март, 2020 ел
дүшәмбе
Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.

Хөрмәтле зәйлеләр!

24 мартта 16.00 сәгатьтә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү проекты буенча ачык тыңлаулар булачак.

Һава шартлары уңай булу сәбәпле, соңгы көннәрдә "Барс" сиптергече белән көзге культуралар басуларына гектарына 1ц аммиак селитрасы исәбеннән минераль ашламалар кертү буенча зур эш башкарылды.

21
март, 2020 ел
шимбә
Бу атнада Зәй районы аграрийлары язгы кыр эшләренә-көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне гектарына 1 центнер исәбеннән минераль ашламалар белән тукландыруга ныклап керештеләр.

20
март, 2020 ел
җомга
Мәктәп укучылары олимпиадаларының республика этабында катнашу нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары 34 призлы урын яуладылар, аларның 21е республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында, 13е-Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнашу нәтиҗәләре буенча булды.

Зәй муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ башлыкларына «хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү» дәүләт программаларында катнашу өчен кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм итү буенча актив эш алып барыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Зәй муниципаль районында 2020 елның 21 мартыннан башлап атна саен «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатылып тора.

19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Зәй муниципаль районында 2020 елның 21 мартыннан башлап атна саен «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатылып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International