Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды
2020 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды. Сөйләшү барышында Марат Җәббаров барлык районнарга язгы чәчүгә әзерләнүне бу атна ахырына тәмамлау бурычын куйды, минераль ашламалар кертүнең мөһимлегенә, орлыклар сыйфатына, аларны тиешенчә эшкәртүгә, механизаторларның квалификациясен күтәрүгә, хезмәтне саклау чараларын кичектермичә үтәүгә игътибар итәргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәмамларга кушты. «30 марттан 3 апрельгә кадәр барлык техниканы комиссия тарафыннан кабул итү үткәреләчәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләрен профилактикалау турында мәгълүмати-аңлату эше үткәрелде. Ул Онлайнинспекция.рф махсуслаштырылган ресурсны өйрәнергә кушты, аның нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча түләүсез консультация алу өчен хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яисә читтән торып үз оешмаңа тикшерү уздырырга мөмкин. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов 2020 елгы язгы кыр эшләрен башкару буенча өстенлекләрне билгеләп үтте. Ул игенчеләргә чәчү өчен оригиналь һәм элиталы орлыклар кулланырга кушты, аларны алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 40% күләмендә субсидия каралган. Министр урынбасары шулай ук кайтарыла торган орлыкларны карантин авырулары булу-булмауга катгый рәвештә тикшерү уздырырга кушты. Илдус Габдрахманов АгроСемЭксперт порталында орлыкларның булу-булмавы, бәяләре турында мәгълүмат булуы һәм аның аша орлыкларны сатып алырга мөмкин булуы хакында искәртте. Моннан тыш, министр урынбасары минераль ашламалар кертүнең һәм туфракны известьлауның мөһимлегенә аерым тукталды, ашламаларга субсидияләр алу өчен иртәгедән, ягъни 24 марттан да соңга калмыйча, документлар тапшырырга кирәк, дип өстәде ул. Яклау чараларын уздыру турында сөйләгәндә, Илдус Габдрахманов гектардан 5-10 центнер уңыш арттыруга ярдәм итә торган эретмә агрегатларын кулланырга кирәклеген искә төшерде. Агроиминләштерүгә килгәндә, монда министр урынбасары гадәттән тыш очракларда һәлак булган уңыш өчен түләүне бары тик уңыш иминләштерелгән очракта гына алып булырга мөмкин булуын ассызыклады. Ул аграрчыларга моны алданрак кайгыртырга кушты, ә бит иминләштерүгә чыгымнарның 90%ка кадәре бюджеттан субсидияләнә. Техниканың кыр эшләренә әзерлеге турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов мәгълүмат бирде, тракторларның әзерлеге 94% тәшкил итә, чәчкечләр һәм чәчү комплекслары – 92%. «Вакыт бик аз калып бара. Барлык ремонт эшләрен тизләтергә кирәк», – диде министр урынбасары һәм шулай ук күләмле техниканы гомуми файдалану юлларында йөртү таләпләрен катгый үтәргә һәм андый техниканы көндезге вакытта гына йөртергә өндәде. Моннан тыш, Тәлгать Таһирҗанов аграрчыларның ташламалы ягулыктан файдалана алулары һәм бүген үк заявкалар бирергә мөмкин булуы турында хәбәр итте. Эшлекле чара азагында Марат Җәббаров язгы кыр эшләрен уздыруга җаваплы карарга өндәде. «Барлык агротехнологик алымнарны үтәү – мул уңыш нигезе», – диде министр һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең хәзер аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз