Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татар токымыннан булган атларны сатып алуга һәм тотуга субсидияләр алырга мөмкин
2020 елның 25 марты, чәршәмбе
Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Соңгы 8-10 елда татар атларын үрчетүчеләр арасында Әлки районының Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты аның өчен зур ярдәм булды, ул аны гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашып ала. Татар атлары турында тулырак итеп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә чыгарылган «Татар атлары» китабында укырга мөмкин. Ул китапта татар атының төп билгеләре тасвирланган: экстерьер, төсе, гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары, чыдамлыгы. Татар атлары чын мәгънәсендә Татарстан Республикасының байлыгына әверелделәр һәм хәтта «Зөләйха күзләрен ача» тарихи фильмын төшергәндә дә катнашып өлгерделәр. Фильмның төп герое татар атларында Кремльгә килә. Татарстанда барысы 646 баш татар аты исәпләнә. Аларның оригинаторлары булып 3 хуҗалык санала: Лениногорск районыннан «Нәбиуллин Ф.М.» ИП, Әлки районыннан «Бакиров Ф.Р.» КФХ һәм Теләче районыннан «Гиниятуллин С.Ш. ис. нәсел репродукторы» ҖЧҖ. Министр урынбасары тарихи татар атларын үрчетү зарурлыгын ассызыклап үтте. Бу максатлар өчен республикада аларны сатып алуга һәм тотуга субсидияләр каралган. Тарихи татар атларын кабат торгызу өчен атлар сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга бирелә торган субсидияләр күләме 60% тәшкил итә, ә бияләр тотуга бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга – 1 атка 20 мең сум. Субсидия, татар токымлы бияләрнең баш саны сакланып калганда, ел саен бирелә. Субсидияләр бирүнең тагын бер шарты – аларны алучыда һәр атның нәсел таныклыгы яисә паспорты булу.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз