ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген Зәйдә эш визиты белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булып китте.
Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнары(99%), Биектау, Түбән Кама(98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче районнары(97%) финиш сызыгында.

4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Зәй муниципаль районында «Безнең ишегалды» программасы буенча актив эш алып барыла.


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Валерий Григорьевич катнашучыларны районның 2020 елдагы икътисади үсеше, 2021 елда тормышка ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру максатында, Зәй-2 микрорайоны, Александр Бистәсе, Бохарай авылы ишегалларын карап чыкты.

3 сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бөтен ил буенча теракт корбаннарын искә алалар. Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне Бесланда булган теракттан соң кертелгән иде.
Бүген Зәйдә эш визиты белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә «Татэнерго» ААҖ филиалы - Зәй ГРЭСында булды.
Татарстанның алты районы, шул исәптән Зәй районы да «һәр баланың уңышы» проекты буенча инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен билгеләнде. «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча, Татарстанда «Кванториум» мобиль технопаркы булдырыла.

2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирде. Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе булып тора. 2020 елда әлеге механизмны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән иде.

1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Комсомольская ур.,65, Төзүчеләр ур.,3, Ленин ур.,5, Нефтьчеләр пр., 28, Казан ур., 2, 4 а, Җиңү пр., 1/2, «Урман әкияте» балалар бакчасы, «ТатЭК» ЯАҖ, Симашев исемендәге спорт мәктәбе адреслары буенча урнашкан капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International