9 сентябрь көнне Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары М.И. Захарова белән очрашу узды.
Бүген Югары Пәнәче авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында гражданнар җыены узды. Үзенең чыгышында Разиф Галиевич авыл җирлеге халкына соңгы 5 елда районда башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде, 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән таныштырды.
Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм архитекторлар командасы катнашында бистәдә яшәүчеләрнең яраткан яр буе ял итү урыны ачылды.
Бүген Зәйдә 850 мегаватт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзи башлау хөрмәтенә истәлек билгесе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры Александр Новак, район һәм "Татэнерго" ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Бүген Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эш сәфәре кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Л.Я. Мачтаков белән очраштылар.