Зәйдә "Безнең ишегалды" программасы кысаларында төзекләндерелүче ишегаллары тикшерелде

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру максатында, Зәй-2 микрорайоны, Александр Бистәсе, Бохарай авылы ишегалларын карап чыкты. Программа юллар һәм гамәлдәге тротуарларны асфальтлау, эскәмияләр һәм урналарны яңарту, урам утларын ремонтлау, балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштыруны үз эченә ала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтүләр табылмады, барлык эшләр дә җитештерү графигы буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International