Бүген Урсай авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Валерий Григорьевич катнашучыларны районның 2020 елдагы икътисади үсеше, 2021 елда тормышка ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды. Урсай авыл җирлеге башлыгы Н.А. Гатина агымдагы ел эшенә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде. «Чиста су» программасы буенча узган ел авыл җирлегендә яңа скважина борауланган, су башнясы, 10 гидрант урнаштырылган, суүткәргеч салынган. Агымдагы елда яңа су белән тәэмин итү системасы файдалануга тапшырылган. Үзара салым программасы буенча светодиод яктырткычлар алыштырылган, Ленин урамы буенча өлешчә юл салынган, зиратка мәгълүмат стенды алынган. "Якташларыбыз" һәйкәле төзекләндерелгән. Гражданнар җыенында шулай ук авыл хуҗалыгына, авыл җирлегендәге оператив хәлгә, райондагы санитария - эпидемиология торышына һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чараларына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды. Җыенга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев йомгак ясады.