Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанның 9 районы бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр, Зәй районы — уңдырышлылык буенча лидер
2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе
Татарстанның Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнары игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләделәр. Буа, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнары(99%), Биектау, Түбән Кама(98%), Алексеевск, Кукмара, Минзәлә, Спас, Теләче районнары(97%) финиш сызыгында. Исегезгә төшерәбез, быел беренчеләрдән булып урып-җыюны Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре төгәлләде. Уңдырышлылык буенча иң югары күрсәткечкә Зәй районы игенчеләре иреште, алар 37,3 мең гектар мәйданда бөртекле культуралар җыюны уңышлы төгәлләделәр. Игенчелеккә фәнни якын килү, агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү һәм механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 48,6 центнер ашлык җыеп алынды. Тулаем җыем 181,4 мең тонна тәшкил итте. Район кырларында 60 ашлык җыю комбайны эшләде. Районның урып-җыю кампаниясе алдынгылары:Илдус Фәтхуллин Торум 750 комбайнында 4882 тонна ашлык суктырган, Айрат Уразманов Туканода 450 комбайнында - 4334 тонна, Ирек Хәсәншин Лексионда - 4294 тонна, Андрей Митрофанов Туканода 450 - 4247 тонна, Дамир Шәйгарданов Торум комбайнында 750 тонна ашлык суктырган. Уңдырышлылык буенча «Зәй» агрофирмасы алда бара, ул һәр гектардан 55 центнердан артык ашлык җыйган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республика аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керешкәннәр. Бүгенге көндә шикәр чөгендере 6010 га мәйданнан җыелган (фаразга карата 12%). 243,9 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш - 405,9 ц/га. Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, көзге культуралар 502,2 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 91% тәшкил итә, туфрак 785 мең га мәйданда(44%) эшкәртелгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз