Зәй районы инновацион белем бирү программалары өчен мәйданчык булачак

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстанның алты районы, шул исәптән Зәй районы да «һәр баланың уңышы» проекты буенча инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен билгеләнде. «Мәгариф» милли проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча, Татарстанда «Кванториум» мобиль технопаркы булдырыла. Бу хакта 2 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта,ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Технопаркка 17 млн. сум тирәсе акча җәлеп ителгән. Ул күчмә автомобиль станциясе базасында эшләячәк, анда балаларны укыту инженерлык юнәлешендәге программалар буенча башкарылачак. "Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнары билгеләнгән. Технопарк эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, 3 меңнән артык бала инженерлык фикерләвен үстерү чараларына җәлеп ителәчәк. Инновацион белем бирү программалары буенча Татарстанда меңнән артык бала белем алачак", - дип билгеләп үтте министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International