Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Ташламалы авыл ипотекасы программасын тормышка ашыру өчен өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирелгән
2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ташламалы авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыруга өстәмә рәвештә 500 млн. сум акча бүлеп бирде. Программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының төп инструментларыннан берсе булып тора. 2020 елда әлеге механизмны гамәлгә ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 80 төбәгендә 16 меңнән артык заемчы ташламалы ипотекадан файдаланган, шулардан 842 - Татарстанда. Россия буенча бирелгән кредитлар күләме 32 млрд. сум тәшкил итә, шулардан 1 млрд.857 млн – Татарстан буенча. Өстәмә финанслау эшне дәвам итәргә һәм 20 меңнән артык гаиләгә өстәмә рәвештә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Программа илнең барлык төбәкләрендә дә зур популярлык алды - ул авыл территориясендә әзер торак сатып алырга яки яңа торак төзергә теләгән кешеләр өчен еллык 3%ка кадәр ставка белән кредит бирүнең моңарчы күрелмәгән шартларын күздә тота. Беренчеләрдән булып мондый кредитны Россельхозбанк бирә башлады. Бүгенге көндә программада катнашучы кредит оешмаларының тулы исемлегендә 9 банк бар. «Ташламалы авыл ипотекасы механизмы гражданнарның тормыш сыйфатын, аның уңайлылыгын яхшыртуга гына түгел, ә төзелеш секторын үстерүгә, шулай ук авыл территорияләрендә бизнес үсешен активлаштыруга да ярдәм итә, чөнки программа квалификацияле белгечләрне урыннарда калдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл ипотекасына ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге механизмны алга таба үстерү өчен финанслау суммасын арттыру мәсьәләсен карый.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз