Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
3 сентябрь - Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бөтен ил буенча теракт корбаннарын искә алалар. Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне Бесланда булган теракттан соң кертелгән иде. Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре терактлар нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрне искә алу чараларына кушылды. Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге әйдәп баручы инспекторы Лариса Гыйләҗева террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләсе буенча лекция уздырды. Мәшгульлек үзәге белгечләре теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International