1, 9, 10 сыйныф укучылары катнашында узган тантаналы линейкага район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов та килгән иде. Белем көненә багышланган чарада шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Николаевич Гущин, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Антон Валерианович Петров һәм район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Равил кызы Печина катнашты.
2020 елның 31 августында сайлаулар алдыннан хакимиятнең зур залында, комиссия рәисе урынбасары - Зәй шәһәре федераль иминлек хезмәте идарәсе башлыгы рәислегендә, авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм районның участок сайлау комиссияләре рәисләре катнашында, районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды.
Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Сармаш-Баш авыл җирлегендә халык җыены узды. Үз чыгышында Валерий Григорьевич Акатьев авыл халкын районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар белән таныштырды.