Бүген Зәйдә эш визиты белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булып китте. Район башлыгы Разиф Кәримов белән бергә ул сәнәгать зонасына керү юлы төзелеше, «Чаллы-Зәй-Әлмәт " автомобиль юлының ике участогында ремонт эшләре барышы белән танышты, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдында булды һәм «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй УАД хезмәт коллективы белән очрашты. Министр сүзләренә караганда, ел катлаулы булуга карамастан, республикада юл эшләренә салынган акчалар бер сумга да кыскартылмаган. Федераль һәм региональ юлларда, шул исәптән Зәй муниципаль районында да шактый эшләр алып барыла. Ленар Сафин юл төзүчеләренә катлаулы чордагы эшләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде, киләчәктә дә яхшы эшләр көтүе турында билгеләп үтте. Нариманов урамында автомобиль юлын төзү темпларын тизләтү мәсьәләсе дә күтәрелде, 3 еллык проектны 2 ел эчендә тәмамлау мөмкинлеге барлыгы турында сөйләшү булды. Шулай ук Ленар Ринатович очрашуда катнашучыларга соңгы унъеллыкта Татарстанның үсеше һәм киләчәккә билгеләнгән стратегик планнары турында сөйләде, ә Разиф Гали улы коллективны районда соңгы 5 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Очрашу автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләренә «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләрен тапшыру белән тәмамланды.