Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын тикшерү дәвам итә

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов Комсомольская ур.,65, Төзүчеләр ур.,3, Ленин ур.,5, Нефтьчеләр пр., 28, Казан ур., 2, 4 а, Җиңү пр., 1/2, «Урман әкияте» балалар бакчасы, «ТатЭК» ЯАҖ, Симашев исемендәге спорт мәктәбе адреслары буенча урнашкан капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Сәфәрдә шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр дә катнашты. Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмаган, эшләр планлы рәвештә һәм график нигезендә алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International