Бүген Югары Пәнәче авыл җирлегендә район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында гражданнар җыены узды. Үзенең чыгышында Разиф Галиевич авыл җирлеге халкына соңгы 5 елда районда башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде, 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән таныштырды. Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы М.Х. Туктаров 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга бурычлар турында хисап тотты. 2020 елда гражданнарның үзара салым акчасына 2 балалар мәйданчыгы, 3 янгынга каршы гидрант, зиратта 4 мәгълүмат стенды урнаштырылган, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл алыштырылган, 2 торак пунктта юл төзекләндерелгән. Республика программасы буенча Югары Пәнәче авылында 35 энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган. Шулай ук гражданнар җыенында район хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. "2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында, авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында, районда санитария-эпидемиология торышы һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында чыгышлар тыңланды. Җыенга район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.