9 сентябрь көнне Зәй районы һәм Зәй шәһәре Пенсия фонды идарәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары М.И. Захарова белән очрашу узды. Ул коллективка соңгы 5 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, 2020 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Идарә башлыгы Р.К. Рәхмәтуллин 2020 елда эшләнгән эшләр һәм 2021 елда коллектив алдында торган бурычлар турында аңлатты.