Татарстанда бизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 24 августтан республика икътисадын яңадан торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итү буенча өстәмә чараларга старт бирелде. Бүген эшкуарларга ярдәм итү чараларын сайлап алу һәм бәяләүгә яңа якын килү формалаштырылды, ул бизнеска килеп туган икътисади вәзгыятьтән чыгу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа чаралар пакеты эшмәкәрләрнең максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Икътисадның реаль секторыннан авыл, урман хуҗалыгы, эшкәртү җитештерүе, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук ярдәм чаралары югары уку йортларын тәмамлаучыларга, җәмәгать туклануын оештыруга, сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларының резидентларына, экспорт юнәлешле кече һәм урта бизнес субъектларына, үз портфелендә инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлар булган эшкуарларга юнәлдерелгән. Тулырак мәгълүматны сез түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин https://mert.tatarstan.ru/file/mert/File/Презентация%20(15).pdf
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International