Зәйдә бердәм кабул итү көне узды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе
2020 елның 8 сентябрендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.B. Захарова рәислегендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды. Кабул итү Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, «Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ, ЗАГС бүлеге вәкилләре катнашында узды. Барлыгы 4 мөрәҗәгать каралды. Эшче төркем әгъзалары тарафыннан киңәшләр бирелде, консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International