Бүген Зәйдә 850 мегаватт егәрлекле пар-газ җайланмасын төзи башлау хөрмәтенә истәлек билгесе ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия энергетика министры Александр Новак, район һәм "Татэнерго" ААҖ җитәкчелеге катнашты. Татарстан Президенты үз чыгышында әлеге проектның республика энергетикасы өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә мөһимлеген билгеләп үтте. «Әлеге проект үз вакытында, сыйфатлы итеп гамәлгә ашырылыр, район хакимияте, республика, хөкүмәт һәм „Татэнерго“ компаниясе бу проектны тормышка ашырырга сәләтле, ул өстенлекле булачак", - диде Рөстәм Нургалиевич. Зәйлеләрне шулай ук көтеп алынган вакыйга белән Россия энергетика министры Александр Новак та котлады. Ул республикада электр энергиясе куллануның артуын билгеләп үтте. «Россия Федерациясе буенча уртача үсеш 1% ка якын, ә Татарстанда-2,5%. Димәк, республика югары темплар белән үсүен дәвам итә, яңа производстволар, яңа эш урыннары булдырыла. Моның өчен куәтләрне генерацияләүче инфраструктура кирәк, шуңа күрә Зәй ГРЭСында яңа югары нәтиҗәле заманча блок төзү турындагы тәкъдим хупланды», — дип билгеләп үтте Александр Валентинович. Зәй ГРЭСЫ 2,2 ГВт куәтле 1960 елларда төзелгән һәм Россиянең иң эре җылылык электростанцияләре исәбенә керә. Ул илнең Европа энергосистемасын Урал һәм Себер системалары белән бәйли һәм Татарстан куллана торган энергиянең 25% ын эшләп чыгара. Тузган блокларны алыштыру, станциянең нәтиҗәлелеген арттырырга, табигый газ куллануны киметергә, зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруны һәм электр энергиясе бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Уздырылган конкурс процедуралары нигезендә, илнең иң эре энергопроектын төзү буенча эшләрне башкару конкурсында Төркиянең ENKA компаниясе җиңүче булды. Проект General Electric Америка компаниясе җиһазлары базасында тормышка ашырылачак. Эшләр 2023 елның 30 ноябренә кадәр тәмамланырга тиеш.