Бүген Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эш сәфәре кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Л.Я. Мачтаков белән очраштылар. Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины, шәһәрнең өлкән энергетигы Леонид Яковлевич Мачтаков - безнең районның гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгы. Бүген Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйдә ветеранның яшәү шарты белән таныштылар һәм аны Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар. Бөек җиңүнең 75 еллыгында Леонид Мачтаков үзенең 97 яшен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов ветеранга үзенең җылы теләкләрен җиткерде һәм РФ Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. - Сезгә сәламәтлек, ныклык телибез. Сезнең100 яшьлек юбилеегыз көнендә очрашуга кадәр! - диде Рөстәм Нургалиевич. Зәй фронтовигы бөтен сугышны узган, II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән, сугышчан казанышлары өчен югары баш командующий И.В. Сталиннан җиде грамотага ия була. 1947 елда Леонид Яковлевич өенә кайта. Зәй ГРЭСЫ төзелешендә эшли, директор урынбасары була. Энергосистемада эш стажы – 43 ел тэшкил итә. Ул күп еллар капиталь төзелеш бүлегендә хезмәт куя. Төзелешнең беренче өч елында - төзелеп килүче ГРЭС кураторы булып эшли, аннары эшчәнлеге иҗади инициатива һәм югары нәтиҗәлелек белән аерылып торган капиталь төзелеш бүлеге инженерлар төркемен җитәкли. Аның хезмәте «Почет Билгесе» ордены, «Татарстанның иң өлкән энергетигы», «СССР Энергетика һәм электрлаштыру отличнигы» билгеләре белән бәяләнгән.