Зәйдә яңа яр буе рәсми рәвештә ачылды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм архитекторлар командасы катнашында бистәдә яшәүчеләрнең яраткан яр буе ял итү урыны ачылды. Сусаклагыч буенда масштаблы эшләр өч ел дәвам итте һәм быел тәмамланды. Реконструкция барышында җәяүлеләрнең яр буе зонасын тәртипкә китерделәр. Тәүлекнең караңгы вакытында йөрү зонасы яхшы яктыртылган, биредә утыргычлар һәм эскәмияләр уңайлы, чүп савытлары да җитәрлек. Ял итү үзәге булып пляж тора. Ак ком, балалар һәм өлкәннәр өчен ял һәм коену зоналары, уңайлы ятаклар һәм киенү – чишенү бүлмәләре, спорт мәйданчыгы-болар барысы да халыкның ялын уңайлы һәм күңелле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International