«Наше время - Безнең заман" исемле беренче фестиваль һичшиксез булачак. Тиешле боерык Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. 1 июльдән катнашучылардан гаризалар кабул ителә башлады, - дип белдерде «Наше время-Безнең заман» фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов. Бу фестиваль-тулаем республика өчен зур шатлык һәм ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә зур өлеш кертү, чөнки быел зур фестиваль хәрәкәте тарих өчен әһәмиятле ике датага багышланачак».