ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга
25 февральдә район Башкарма комитетының мобиль төркеме тарафыннан Сәрәпәле, Поручик, Воздвиженка торак пунктларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе куйган таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрелде.
Бүген китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Безнең Ватанны саклаучылар» дип исемләнгән патриотик библиокешинг булып узды, анда 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.
Барлык халыклар да дус һәм тату яшәргә омтыла. Безнең милли мәдәниятләребез бай һәм төрле.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды.
24-28 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары уза.

25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Күңел халәтем шигъри юлларда» дип исемләнгән иҗади батл узды. Анда районыбызның каләм тибрәтүчеләре, ике командага бүленеп, үзара көч сынашты.

Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.
Торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 1 марттан 5 мартка кадәр узачак.

Бүген Казан кооператив институты базасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге советы рәисе Дмитрий Львович Зубов катнашында Татарстан Республикасы Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышы узды.

2021 елның 24 февралендә Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге директоры урынбасары Ләйсән Баһаутдинова иминиятләнгән затларның пенсия хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе Юлия Леонтьева белән берлектә "Зәй шикәре" агрофирмасының пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр һәм пенсия яшенә кадәрге хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү буенча гражданнарга консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International